Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада 1 Майны билгеләп үтәләр
Коеп уяган яңгырга карамастан, шәһәр халкы Яз һәм хезмәт бәйрәмен каршы алырга урамнарга чыкты
(Түбән Кама, 1 май, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Коеп уяган яңгырга карамастан, бүген түбәнкамалылар Яз һәм хезмәт бәйрәмен каршы алырга урамнарга чыкты. Бәйрәм хөрмәтенә 10.00 сәгатьтә шәһәрнең Халык иҗаты йортыннан демонстрация кузгалып китте. Тантаналы митинг һәм шәһәрнең иң яхшы иҗат коллективлары катнашындагы концерттан соң халык күтәренке күңел белән Мәктәп бульвары буйлап атлады.
1 Май бәйрәме кысаларындагы чаралар шәһәр аттаркционнары паркы территориясендә уза, анда исә теләсә кайсы яшьтәге түбәнкамалы үзенә кулай күңел ачу мөмкинлеге таба ала. Шулай ук спорт сөючеләр өчен зур чара – “Батыр” физкультура-сәламәтләндерү комплексында 16.00 сәгатьтә грек-рим көрәше буенча Бөтенроссия турниры старт ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз