“Хезмәт! Хезмәт хакы! Лаеклы тормыш!”

Казанда шундый шигарь астында митинг-демонстрация үткәрелә

(Казан, 1 май, “Татар-информ”). Бүген, Яз һәм хезмәт бәйрәме көнне, “Казан” милли мәдәният үзәге каршындагы мәйданда “Бердәм Россия” партиясе башлангычында һәм ТР Профсоюзлар федерациясе белән берлектә “Хезмәт! Хезмәт хакы! Лаеклы тормыш!” шигаре астында митинг-демонстрация уздырыла. Әлеге чарада РФ Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы, шулай ук Казан шәһәре Думасы депутатлары, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлеге хезмәткәрләре, Дәүләт Советы, Министрлар Кабинеты, министрлыклар һәм ведомстволар аппаратлары, иҗтимагый һәм яшьләр оешмалары, тармак профсоюзлары вәкилләре, казанлылар катнаша.

 

Митингтан соң анда катнашучылар 1 Май мәйданына - Казан Кремле каршына юл тота, аларны исә тынлы оркестр бәйрәм концерты белән каршы ала.