Төркия вице-консулы Казан туристларына: Консуллык сайтын һәм соцчелтәрләрне күзәтегез

Төркия 2021 елгы туристлык сезонының үткән елга караганда уңышлырак узачагына һәм пандемиянең аңа җитди йогынты ясамаячагына өметләнә.

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ», Диләрә Галиева). Төркиягә сәфәрләрне планлаштырган вакытта казанлыларга Төркиянең Татарстан башкаласындагы Генераль консуллыгы сайтын һәм социаль челтәрләрне күзәтергә кирәк.

Төркия Республикасының Казандагы вице-консулы Морат Ташдемир «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Әлегә берни дә билгеле түгел. Көн саен коронавирус турында нинди дә булса яңалык чыга, шуңа күрә консуллык сайтын, Instagram, Facebook социаль челтәрләрен күзәтеп барыгыз. Без яңалыкларны шунда ук урнаштырабыз. Пандемиягә кагылышлы, Төркиягә барганда һәм кайтканда ниләр эшләргә кирәклеге турындагы яңалыклар беренче чиратта эленә», - дип искәртте вице-консул.

Морат Ташдемир билгеләп үткәнчә, Төркия 2021 елгы туристлык сезонының үткән елга караганда уңышлырак узачагына һәм пандемиянең аңа җитди йогынты ясамаячагына өметләнә.

Вице-консул шулай ук коронавируска каршы әле прививка ясатмавын һәм вакцинацияне Төркиядә, йә булмаса Россиядә узачагын әйтте.