Кипр Россиядән килгән барлык туристлар өчен ил чикләрен ачты

Карантинга эләкмәс өчен, туристларга коронавирус инфекциясенә ике тест тапшырырга кирәк.

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). 1 апрельдән Кипр Республикасы барлык гражданнарны, шул исәптән Россиядән килгән туристларны да кабул итә башлый. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Утрауда карантинга эләкмәс өчен, туристларга коронавирус инфекциясенә ике тест тапшырырга туры киләчәк. Әйтик, аларның беренчесен юлга кузгалганчы 72 сәгать алдан үтәргә кирәк, шул ук вакытта, сертификат инглиз телендә булырга тиеш (бу 12 яшькә кадәрге балаларга кагылмый). Моннан тыш, илгә керү өчен провиза алырга һәм 24 сәгать эчендә махсус анкета тутырырга кирәк.

Утрауга килгәч, россиялеләр коронавируска яңадан тест тапшырачак, ул түләүле. Россия Федерациясенең Никосиядәге илчелеге мәгълүматлары буенча, «тест бәясен пассажирлар үзләре түли, ул Ларнака аэропортында – 30, Пафос аэропортында 32 евро тора. Туристлар тестның нәтиҗәләрен өч сәгать эчендә СМС буенча беләчәк.

«Татар-информ» агентлыгы 1 апрельдән Россиянең тагын алты ил белән авиаэлемтәне яңадан ачарга ниятләве хакында хәбәр иткән иде.