Бастрыкин Чаллы тикшерү бүлеге башлыгын эшеннән җибәрү турындагы боерыкны имзалады

Илдар Нуриәхмәтов Чаллы тикшерү бүлеген әлеге вазифаны башкаручы сыйфатында 2020 елның языннан җитәкләде.

(Чаллы, 1 апрель, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). РФ Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең Чаллы бүлекчәсе җитәкчесе Илдар Нуриәхмәтовны эшеннән җибәрү турындагы боерыкны имзалады. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды.

Илдар Нуриәхмәтов Чаллы тикшерү бүлеген әлеге вазифаны башкаручы сыйфатында 2020 елның языннан җитәкләде, ул бу статуска 2020 елның ноябрендә расланды. Моңа кадәр Нуриәхмәтов Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең Үзәк аппаратында аеруча мөһим эшләр – салым өлкәсендәге җинаятьләр буенча бишенче бүлекне җитәкләде.

«Татар-информ» агентлыгы судның Камил Хәлиевне Чаллы тикшерү бүлеге башлыгы вазифасына яңадан кайтаруы хакында хәбәр иткән иде.