news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татнефть» компаниясе саклагыч костюмнар җитештерә башлады

Бер тәүлектә 600 берәмлек комплект тегеләчәк.

(Әлмәт, 1 апрель, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау һәм медицина битлекләре дефицитын кисәтү өчен «Татнефть» саклагыч костюмнар әзерли башлады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Медицина хезмәткәрләре өчен тәгаенләнгән инфекциягә каршы комплект үз эченә куртка, чалбар, халат, алъяпкыч, җиңсәләр, баш киемен һәм бахилаларны үз эченә ала.

Компания шулай ук эшчәнлекләре даими рәвештә күпсанлы кешеләр белән элемтәдә булуга корылган социаль һәм дәүләт хезмәтләре вәкилләре өчен саклагыч комбинезоннарны җитештерүне дә җайга салды.

Костюмнар бактерияләргә каршы торырлык махсус күпкатлы СМС материалларыннан җитештереләчәк. Бер тәүлектә 600 берәмлек комплект тегеләчәк.

Шулай ук «Татнефть» республиканың көньяк-көнчыгыш муниципалитетларына костюмнар җитештерү өчен материаллар тапшырачак. Алар костюмнарны үз көчләре белән тегәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100