news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү шартларында урамда йөрү өчен СМС-пропуск кертелде

Система 1 апрель төнендә эшли башлады, аны активлаштыру өчен 2590 номерына бушлай СМС-хәбәр җибәрергә кирәк.

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»).  Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү шартларында урамда йөрү өчен СМС-пропуск кертелде.

Система 1 апрель төнендә эшли башлады. Активлаштыру өчен 2590 номерына бушлай СМС-хәбәр җибәрергә кирәк.

Урамда йөрү өчен онлайн рөхсәтне ничек рәсмиләштерергә, пропуск күпме вакыт гамәлдә була - әлеге һәм башка сорауларга Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин җавап бирәчәк.

Трансляцияне http://tatarstan.ru рәсми порталда карарга була.

Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәтенең ютуб каналында да https://www.youtube.com/channel/UCBXIRJ1OuTP6Q5MABnlf5mg карап булачак.

Трансляция 14: 00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100