Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда юлга чыгу рөхсәте булмаган авто пассажирлары өчен җәза турында сөйләделәр
Республика районнарына керү һәм чыгу урыннарында полиция Росгвардия хезмәткәрләре белән берлектә үз-үзен изоляцияләү режимын үтәүгә юнәлдерелгән рейдлар үткәрә.
(Казан, 1 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан Эчке эшләр министрлыгы юлга чыгу рөхсәте булмаган автомобиль пассажирлары өчен җәза турында сөйләде. Бу хакта агентлыкка ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Исегезгә төшерәбез, дүшәмбе, 30 марттан, Татарстан Республикасы территориясендә коронавирус таралуга каршы көрәш өчен берничә чара кертелде. Республикада яшәүчеләргә, кайбер очраклардан тыш, яшәү урыннарыннан китү тыела. Моннан тыш, муниципальара пассажирлар һәм багаж ташу туктатылды, йөк ташуга чикләүләр кертелде.
Республика районнарына керү һәм чыгу урыннарында полиция Росгвардия хезмәткәрләре белән берлектә үз-үзен изоляцияләү режимын үтәүгә юнәлдерелгән рейдлар үткәрә.
«Автомобиль салонында әлеге карар исемлегенә эләкмәгән, шулай ук смс-хәбәр җибәрә торган махсус сервис ярдәмендә алынган тиешле рөхсәтләре булмаган пассажирлар табылган очракта, «Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендә законны бозу» маддәсе буенча чаралар кулланылачак», - дип ачыклык керттеләр Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Шулай ук ведомствода балаларның урамда олылардан башка йөрүе административ хокук бозу дип саналачагын искә төшерделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз