news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кереме аз булган өлкәннәргә бушлай азык-төлек өләшәчәкләр

Хәйриячеләр биргән акчага ун мең данә азык-төлек җыелмасы ясаганнар.

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Коронавирус инфекциясе пандемиясе белән бәйле рәвештә Татарстанда яшәүче өлкән кешеләргә азык-төлек җыелмасы таратачаклар. Җыелма хәйриячеләр акчасына әзерләнә һәм түләүсез бирелә. Бу турыда бүген Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы Эльмира Зарипова сөйләде.

«Онлайн китереп бирү белән шөгыльләнә торган KazanExpress ритейлы 65 яшьтән өлкәнрәк булган һәм азкеремле кешеләргә бушлай азык-төлек җыелмасы таратырга тәкъдим итте. Бүген республикада керем яшәү минимумы — бер кешегә 8938 сумнан — кимрәк булган 16 мең өлкән кеше яши. аларның 4344е Казанда тора», — диде ул.

Зарипова сүзләренчә, KazanExpress волонтерлар белән бергә хәйрия акциясе ясарга әзер. Махсус сайт ясалган, теләге булган һәркем шунда үз өлешен кертә ала. Бүгенге көндә 10 мең азык-төлек җыелмасы әзерләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100