Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда «Бердәм Россия» волонтерлык үзәгендә юридик хезмәт ачылачак
Республика халкы волонтерларга һәм депутатларга юридик мәсьәләләр буенча шактый мөрәҗәгатьләр юллый.
(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда «Бердәм Россия» волонтерлык үзәге базасында юридик хезмәт ачарга планлаштыралар. Бу хакта «Бердәм Россия» төбәк бүлегенең коронавируска каршы эш төркеме җитәкчесе — Татарстан Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова хәбәр итте.
«Без волонтерлык үзәгенә нинди гаризалар керүен анализлыйбыз. Безгә салым түләү, юридик ярдәм күрсәтү буенча шәхси эшмәкәрләр, шулай ук үз-үзләрен эш белән тәэмин итүчеләр, кече бизнес вәкилләре шалтырата. Шуңа күрә без монда юридик хезмәтне ачу мәсьәләсен дә карыйбыз», — дип сөйләде депутат.
Светлана Захарова сүзләренчә, кирәк булганда волонтерлык үзәге психологик ярдәм дә күрсәтә ала. «Бу вазгыять уңаеннан, кайбер кешеләр каушап, куркып кала. Ихтыяҗ булган очракта алар белән психологик әңгәмәләр уздырачакбыз», — диде ул.
Кирәк очракта гражданнарга психологик ярдәм онлайн режимында күрсәтеләчәк, дип ачыклык кертте депутат.
Covid-19 коронавирусы аркасында гражданнарга ярдәм күрсәтү буенча «Бердәм Россия» волонтерлар үзәкләре Россиянең барлык субъектларында да ачылды. Хәзерге вакытта аларда 60 меңнән артык активист эшли.
Гражданнарга оператив мәгълүмат бирү һәм коронавирус инфекциясе белән бәйле актуаль проблемалар хәл итү мәсьәләләре буенча «Бердәм Россия»нең волонтерлык үзәгенә һәм Гомумроссия халык фронтына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шалтыратулар 8 (843) 238-10-00 телефонына 9-18 сәгатьләрдә кадәр кабул ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз