Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан волонтерлары өлкән яшьтәге кешеләрдән 300дән артык гариза кабул иткән
Татарстан волонтерлары пенсионерларга дарулар һәм азык-төлек продуктлары китерә.
(Казан, 1 апрель, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстан волонтерлары үз-үзен изоляцияләү режимында булган өлкән яшьтәге кешеләрдән дарулар һәм продуктлар алуга 300дән артык гариза кабул итте. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Татарстанда өлкән яшьтәге кешеләрдән алынган 300дән артык гариза эшкәртелгән, алар, үз-үзләрен изоляцияләү режимы шартларында, 8 (800) 200-34-11 телефоны буенча мөрәҗәгать итә. Татарстанда 3 мең 276 кешедән торган волонтерлар командасы өлкәннәргә азык-төлек һәм дарулар китерүдә ярдәм күрсәтергә әзер. Республикада бу эшне Гомумроссия халык фронты «Волонтер-медики» хәрәкәтенең төбәк бүлеге белән берлектә башкара, диделәр ведомствода.
Һәр гаризаны колл-үзәк хезмәткәрләре эшкәртә, шуннан соң ул Татарстанның волонтерлык штабына тапшырыла. Аннары волонтерлар аның бәясен ачыклый, пенсионерга шалтырата һәм актуальлеген ачыклый. Әгәр китерү зарурлыгы расланса, волонтерлар азык-төлек яки дарулар сатып алырга бара.
Хәбәрдә аныкланганча, волонтерлар инструктаж узган, штабта аларның һәркайсы эш планын, битлек, перчаткалар һәм антисептик ала.
«Штабтан чыгар алдыннан волонтерлар кулларын дезинфекцияли, перчатка һәм битлек кия. Кирәкле әйберләрне сатып алгач, күрсәтелгән адрес буенча баралар. Волонтер биш минут алдан телефоннан пенсионерны тиздән килеп җитәчәге һәм ашарга китерәчәге турында кисәтә. Мошенниклык очракларын булдырмау өчен һәр гаризаның үз коды бар», — диделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.
Волонтерлык штаблары Татарстанның барлык районнарында да оештырылган. Волонтерлар командасына кушылу өчен dobro.ru сайтында гариза калдырырга кирәк. Волонтерлар ярдәме кирәк булган очракта 8 (800) 200-34-11 телефонына шалтыратырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз