news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан һәм Башкортстан чигендәге күперне конструкцияләре тузганга япканнар

Социаль челтәрләрдә юлны бетон блоклар белән ябу турында мәгълүмат чыкты, кешеләр короновирус таралу аркасында ике республика чиген ябалар дип фаразлый.

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ», Гөлнара Әүхәдиева). Татарстан белән Башкортстан республикаларын тоташтыра торган Урыссу—Октябрь трассасында Ык елгасы аша күпергә илтүче юл коронавирус таралу куркынычы аркасында түгел, ә күпернең техник конструкцияләре тузу сәбәпле ябылган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстынның Ютазы районы Башкарма комитетында хәбәр иттеләр.

Кичә мессенджерларда һәм социаль челтәрләрдә, куркыныч инфекция таралуны профилактикалау чараларын көчәйтү сәбәпле, Башкортстанны Татарстан белән тоташтыра торган күпер аша юл ябылу турында мәгълүмат чыкты. Фотоларда күпергә транспорт керә алмавы һәм хәрәкәт тулысынча туктатылуы күренә.

«Чыннан да күперне ябалар. Белмим, ничек йөрербез, блоклар куйдылар. Хәзер Башкортстан һәм Татарстан чигендә бик сәер хәл күзәтелә. Татарстан ягы карантин вакытында бездән ябылып, Октябрь шәһәре янында елга аша күперне бетон блоклар белән уратып алды һәм җирле халык өчен мөһим транспорт юлын тулысынча япты», диелә роликларда.

Сүз уңаеннан, Башкортстанда да, Татарстанда да гомуми үз-үзеңне изоляцияләү режимы гамәлдә, әмма төбәкләр арасындагы чикләрне тулысынча ябуны күздә тотмый.

Татарстан Республикасы Ютазы районы башкарма комитетында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына хәбәр итүләренчә, Урыссу—Октябрь автомобиль трассасында Ык елгасы аша салынган күпердә юлны гидрокорылманың конструкцияләре тузуга бәйле рәвештә япканнар.

«Урыссу халкының Ык елгасы аша күперне капиталь ремонтлау буенча күпсанлы мөрәҗәгатьләре һәм 2016 елда махсус оешма тикшерүе ачыклаганча, күпернең төп конструкцияләренең техник торышы канәгатьләнерлек түгел дип бәяләнә. Узган кыш җылы булганга, күпернең конструкцияләре күгәргән, металл конструкцияләрдә ярыклар барлыкка килгән, бетон нигезе начар хәлдә. Асфальт-бетон өслектә 15 см тирәнлектәге һәм 30 см киңлектәге аркылы ярыклар, 30 см тирәнлектә, 65 см киңлектә чокырлар бар, — диделәр Ютазы районы хакимиятендә.

Урыссу—Октябрь автомобиль юлының озынлыгы 2,7 км, ул региональ әһәмияттәге гомуми кулланылыштагы автомобиль юллары исемлегендә, «Главтатдортранс» дәүләт казна учреждениесенең оператив идарәсе карамагында һәм Татарстан акчасына карап тотыла.

Башкортстан белән чиктә Ык елгасы аша күпер исә «Главтатдортранс» дәүләт казна учреждениесенә керми, димәк, әлеге күперне Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән карап тоту мөмкин түгел.

Ютазы районы хакимиятендә хәбәр ителгәнчә, Башкортстанга Әбсәләм авылы аша әйләнеп кайтырга мөмкин.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100