news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама мэры медицина оешмаларының авыруларны кабул итәргә әзерлеген тикшерде

Айдар Метшин коронавирус йогышы буенча оператив штабта катнашучылар белән эшлекле киңәшмә үткәрде.

Түбән Кама мэры медицина оешмаларының авыруларны кабул итәргә әзерлеген тикшерде
http://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Бүген Түбән Кама мэры Айдар Метшин 14 көнлек үз-үзен изоляцияләүдә булганнан соң, эшкә чыкты. Оператив штабта шәһәр һәм район медицина оешмаларының коронавирус йоктыру билгеләре булган авыруларга ярдәм күрсәтү әзерлегенә бәйле мәсьәләләр каралды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Бүгенге көндә Түбән Кама муниципаль районы территориясендә коронавирус йоктыру очраклары юк. Соңгы вакытта коронавирус инфекциясе булган территорияләрдән кайткан барлык түбәнкамалылар көндәлек медицина күзәтүенә алынды.

Түбән Кама муниципаль районы хастаханәләре хезмәткәрләре коронавирус йоктыруны вакытында ачыклау һәм дәвалау өчен укуларны тулысынча узды. Шулай ук амбулатор шартларда эшләү өчен медперсоналның эш алгоритмы эшләнде.

Кирәк булган очракта, шәһәрдә госпиталь ачылачак, зарарланган кешене аерым дәвалау өчен барлык шартлар да каралган. Шунда ук ашыгыч операцияләр үткәрү өчен шартлар бар.

Район башлыгы тиз арада госпитальне әзерләп бетерү бурычын куйды, беренчел, ашыгыч һәм стационар ярдәм күрсәтүне тәэмин итүче барлык медицина персоналын саклау чаралары белән тәэмин итүгә аерым игътибар бирде.

Айдар Метшин сүзләренчә, җирле хакимият органнарының бурычы — Түбән Кама халкын яклау һәм шәһәр, район территориясендә коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау өчен барлык кирәкле чараларны күрү.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100