news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләрне өлкәннәргә ярдәм өчен хәйрия чарасына кушылырга чакыра

Татарстанда өлкәннәр өчен бушлай азык-төлек җыелмаларын туплау чарасы башланды.

Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләрне өлкәннәргә ярдәм өчен хәйрия чарасына кушылырга чакыра
архив/Михаил Захаров

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итте. Ул эшкуарларны һәм мөмкинлеге булган барлык халыкны өлкәннәргә ярдәм итү өчен берләшергә чакырды. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Коронавирус безнең арада күп кенә битараф булмаган кешеләр барлыгын күрсәтте. Волонтерлар, эшкуарлар, артистлар, гади кешеләр ярдәм итү өчен берләшәләр. Олы яшьтәге кешеләр, пенсионерлар аерым игътибарга лаек, шуңа да Татарстанның KazanExpress компаниясе өлкәннәр өчен бушлай азык-төлек җыелмаларын туплау тәкъдиме турындагы хәбәр мине аеруча шатландырды. Бик урынлы, кирәкле һәм мөһим эш», — ди Президент.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов өлкән кешеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән акциягә кушылды һәм азык-төлек сатып алуга акча күчерде, дип язган идек.

«Бер-беребезгә карата никадәр игътибарлы, ярдәмчел булсак, бу катлаулы чор да шуның кадәр җиңелрәк узачак. Бергә булыйк», — дип мөрәҗәгать итә республика җитәкчесе.

«Без бергә» акциядә түбәндәге реквизитлар буенча катнашып була:

  • Благотворительный фонд «АК БАРС СОЗИДАНИЕ»
  • ОГРН 1061600052425
  • ИНН/КПП 1658079690/165701001
  • БИК 049205805
  • р/с 40703810100020000999 в ПАО «АК БАРС» БАНК
  • кор.счет 30101810000000000805
  • «Без бергә» дигән тамга белән
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100