news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Карантинда үз хәлеңне теркәп бара торган журнал булдырылачак

Әлегә сүз чит илдән килгән һәм ике атнага үз-үзләрен изоляцияләргә тиешле кешеләр турында бара.

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Россия халкына карантинда үз хәле торышын теркәп бара торган журнал булдыруны таләп итәчәкләр. Бу хакта РФ Премьер-министры Михаил Мишустинга сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итә.

Россиягә килгән һәм 14 көнлек карантинны сакларга тиешле кешеләр Дәүләт хезмәтләре порталында үз хәлен билгеләп бара торган журнал алып барырга тиеш булачак.

Илгә керү чигендә паспорт контроле узганчы ук дәүләт хезмәтләре порталында тиешле форма тутырырга һәм үзе турында мәгълүмат бирергә, шул исәптән карантин вакытында булачак фатир яки йорт адресын күрсәтергә тиеш булачак.

Гражданнарны карантинда элемтә операторлары ярдәмендә контрольдә тотачаклар. Үз-үзеңне изоляцияләү шартларын үтәмәгән очракта, операторлар тиешле мәгълүматны контрольдә тотучы органнарга, шул исәптән Эчке эшләр министрлыгына тапшырачаклар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100