news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә 300дән артык волонтер өлкәннәргә булыша

Районда 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче 446 кешегә волонтерлар ярдәм күрсәтә.

(Чирмешән, 1 апрель, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Гөлсирә Шәрифуллина). Коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, өлкәннәргә ярдәм итү максатыннан, Чирмешән районының һәр авыл җирлегендә волонтерлар төркеме оешкан. Алар ялгыз яшәүче өлкәннәргә һәм мөмкинлекләре чикле кешеләргә азык-төлек, дарулар алып кайтуда, коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә ярдәм күрсәтә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

-Авылда 25 кешелек волонтерлар отряды оешты, аның составында мәгариф, мәдәният хезмәткәрләре. «Ватцап”та үзебезнең төркемебезне булдырдык, — ди Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Гөлфәния Гайнанова. — Һәр волонтер ике-өч ялгыз яшәүче авылдашыбызцчен җаваплы. Алар көн саен әбиләр һәм бабайлар белән элемтәгә чыгалар, кирәк булса, өйләренә баралар, азык-төлек, дарулар алып кайтып бирәләр.

Өлкәннәр, тормыш өчен кирәк-ярак, азык-төлек, дарулар кирәк булганда, 2-28-30 һәм 2-58-36 номерлары буенча «кайнар линия» телефонына шалтыратып та ярдәм сорый ала.

Волонтер, өегезгә килеп, заявка һәм акчагызны ала, соңыннан сезнең белән исәп-хисап ясый.

-Күршедә яшәүче ялгыз әбиләрнең хәлләре белән элек тә гел кызыксынып тордык, кирәк чакта кулдан килгәнчә ярдәм иттек, — ди Керкәледән волонтер Ландыш Шәйхуллина. -Хәзер инде аларның һәрберсе белән кабат очрашып, өйдән чыгып йөрмәскә киңәш иттек, «белешмә» тараттык, ярдәм кирәк булса, мөрәҗәгать итү өчен телефон номерларын калдырдык.

Ялгыз яшәүче өлкәннәргә ярдәм күрсәтү буенча районда оештырылган эшче төркем җитәкчесе, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова әйтүенчә, районда 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче 446 кешегә 307 волонтер ярдәм күрсәтә.

-Шушы көннәрдә кайбер авылларга барып, үзем дә волонтерлар белән очраштым. Нигездә, күпчелек әлеге эшкә бик җаваплы карый. Форсаттан файдаланып, бу эштә актив катнашучы мәдәният һәм мәгариф оешмалары хезмәткәрләренә рәхмәтемне җиткерәм, — ди Рәмзия Шакир кызы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100