Татарстанда муниципальара маршрутларга бүген 323 автобус чыкты

Казан аэропортыннан 54 рейс башкарылган

  (Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Мониторинг системасы мәгълүматларына караганда, бүген Татарстан буенча муниципальара маршрутларга 323 автобус чыккан, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Казан аэропортыннан 54 рейс башкарылган, шул исәптә 12 се – чартер, 11 е – халыкара. 1838 пассажир һава транспортында сәфәр кылган. Татарстан башкаласына 1869 кеше килгән.