Татарстанда “Җиңү урманы” бөтенроссия акциясенә кушылалар

Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлана

  (Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда “Җиңү урманы” бөтенроссия акциясенә кушылалар. 25 апрельдә Казанда Каенлыкта массакүләм агач утырту чарасы уздырыла.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы белән бәйле рәвештә,“Яшел Росия” гомумроссия экологик иҗтимагый хәрәкәте тарафыннан ил территориясендә “Җиңү урманы” бөтенроссия акциясе үткәрелә һәм сугыш елларында һәлак булган 27 млн кеше истәлегенә агачлар утырту планлаштырыла.

Татарстанда акция 25 апрельдә, Бөтенроссия агач утырту көнендә, үткәрелә. Бу чарада Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашуы көтелә, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы.