Татарстанда 6 градуска кадәр җылыта

Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин

 (Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава, явым-төшем көтелми. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин.

Төнлә температура 3-8 градуска кадәр салкын булса, аязганда – 14 градуска кадәр салкын. Көндез температура 1-6 градуска кадәр күтәреләчәк. 2 апрельдә Казанда алмашынучан болытлы һава, явым-төшем көтелми. Төнлә температура 3-5 градус салкын тәшкил итә, аязганда – 8 градуска кадәр түбән. Көндез 3-5 градуска кадәр җылытачак.

3 апрель төнендә алмашынучан болытлы һава, явым-төшем юк. Көндез температура 3-8 градус тәшкил итә, урыны белән – 12 градуска кадәр салкын. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.