Сарманда газетадан кәрзин үрә башлаганнар

Бу үзенә күрә хезмәт белән дәвалау булып тора

 (Казан, 1 апрель, “Татар-информ”). Сарманда «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең тернәкләндерү бүлегендә ял итүчеләр хезмәт белән дәвалау дәресләрендә үзләре дә мастер-класслар үткәрәләр. Әлмәттән Гөлчирә Мөхәмәтҗанова ял итүчеләргә кәгазьдән, газеталардан кәрзин үрү серләрен төшендерде. Әлеге шөгыль кул бармакларын хәрәкәтен үстерүгә ярдәм итә, тынычландыра. Сәламәтлекләрен ныгытучы һәркем бу чарада бик теләп катнашты, дип белдерә “Сарман” басмасы.