Чирмешәндә ел башыннан 283 хокук бозу очрагы теркәлгән, шуларның 35се балигъ булмаганнарга бәйле

Хокук бозуларны кисәтү буенча программа төзелгән

 (Казан, 1 апрель, “Татар-информ”). Быел Чирмешән районында 283 хокук бозу очрагы теркәлгән, шуларның 35се балигъ булмаганнарга бәйле. 2014 ел дәвамында хокук бозуларның 1048 очрагы исәпкә алынган.

Районда хокук бозуларны кисәтү буенча үткәрелә торган чараларның комплекслы программасы төзелгән. Вакытлыча эшкә урнашкан яшүсмерләргә мәшгульлек үзәге аша матди ярдәм түләнә. Тәрбияләүгә авыр бирелә торган яшүсмерләрне һөнәри белемле итү дә каралуы турында яза “Безнең Чирмешән” газетасы.