2014 елда коррупцион җинаять кылган өчен 245 зат җинаять җаваплылыгына тартылган

Аларның 96сы ришвәт биргән булган

 (Казан, 1 апрель, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыруның нәтиҗәлелегенә багышланган матбугат конференциясе уздырылды. Анда Татарстан Республикасының социаль-икътисади мониторинг комитеты рәисе урынбасары Ольга Семенова, Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарә секторы мөдире Салават Рәхимов, ТР Җәмәгать палатасының гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе, ТР Президенты карамагындагы коррупциягә каршы Совет әгъзасы Кирилл Пономарев һәм “Мәктәп һәм балалар бакчаларында акча җыю” инициатив төркемен оештыручы Екатерина Матвеева катнашты.

Салават Рәхимов сүзләренә караганда, 2011 елдан бирле республикада, коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыруның нәтиҗәлелеген бәяләү максатында, ярты ел саен коррупциягә каршы мониторинг үткәрелә. Аның нәтиҗәләре буенча дәүләт хакимияте органнарының эшчәнлеген камилләштерү юнәлешендә чаралар күрелә. Моннан тыш, әлеге мониторинг халык белән тыгыз элемтә урнаштырырга, бу мәсьәлә уңаеннан аның фикерен белергә мөмкинлек бирә, дип сөйләде спикер.

Әлеге мониторингның төп эшчәнлек юнәлешләре һәм узган елгы нәтиҗәләре белән тәфсилләбрәк Ольга Семенова таныштырды. Ул коррупция торышын мониторинг нигезендә тишеренүләр ярдәмендә бәяләүнең “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру” программасының төп пунктларының берсе булуын билгеләп узды. Мониторинг үз эченә халык һәм эшмәкәрләр арасында коррупция турында социологик сораштырулар уздыруны да, дәүләт һәм ведомстволар китергән статистика мәгълъматлары нигезендә коррупция чагылырга мөмкин булган өлкәләрне ачыклауны да, җинаять һәм административ хокук бозу очракларын, гражданнарның мөрәҗәгатьләрен, белгечләр фикерен өйрәнүне дә ала, дип сөйләде чыгыш ясаучы.

Ольга Семенова билгеләп узганча, былтыр коррупция һәм явыз ният белән хезмәт урыныннан файдалану очраклары турында ТР Министрлар Кабинеты һәм ТР Президент Аппаратына 55 кеше мөрәҗәгать иткән. Аларның 48е җирле үзидарә органнарындагы, 7се министрлыклар һәм ведомстволардагы урындагы кешеләрдән зарланган. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2014 елда коррупцион җинаять кылган өчен 245 зат җинаять җаваплылыгына тартылган. Аларның 96сы ришвәт биргән булган. Гаепләнүчеләрнең 37 проценты – авыл җирлеге башлыклары, 30 проценты – муниципаль берәмлекләр башкарма комитетлары хезмәткәрләре. “ТР Прокуратурасы статистикасына күз салсак, былтыр “Муниципаль хезмәт” законын бозуның 1347 очрагы теркәлгән. Бу өлкәдәге күпчелек закон бозулар Сарман, Минзәлә, Зәй, Әлмәт муниципаль районнарында күзәтелгән”, – дип сөйләде Ольга Семенова.

Салават Рәхимов коррупция факты турында гражданнардан кабул итеп алынган һәр мөрәҗәгатьнең контрольгә алынуын билгеләп узды.

Кирилл Пономарев, коррупцияне профилактикалау һәм бу проблемага киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатында, республикакүләм чара үткәрү заруриятен билгеләп узды. Шул ук вакытта ул, хәлне уңай якка үзгәртү өчен, коррупция очраклары күрсәткече буенча алдынгы урыннарда булган муниципаль районнар белән актив эшчәнлек алып барырга кирәклегенә басым ясады. Чыгыш ясаучы сүзләренә караганда, коррупцияне профилактикалау юнәлешендә иҗтимагый оешмаларга дәүләт тарафыннан барлык мөмкинлекләр тудырыла, грантлар бирелә. Әмма, ни үкенеч, алардан файдаланучы, аларны проектлар рәвешендә тормышка ашыручы оешмалар саны бүген бик аз, дип сөйләде Кирилл Пономарев.

Екатерина Матвеева үз чыгышында “Мәктәп һәм балалар бакчаларында акча җыю” инициатив төркеме эшчәнлеге турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, яңа уку елыннан бу төркемгә мәгариф өлкәсендә күзәтелгән коррупция очраклары турында 850 мөрәҗәгать кабул ителгән. Аларның барысы да ТР Прокуратурасына юнәлтелгән.

Балалар бакчаларында укырга-язырга бушлай өйрәтергә тиеш булсалар да, кайбер мәктәпкәчә белем бирү йортларында әти-әниләрдән моның өчен ай саен 300-350 сум күләмендә акча җыялар. “ТР Прокуратурасы Түбән Кама һәм Яр Чаллыдагы бу төр схема буенча эшләүче бакчаларда акча җыюларны туктатты инде. Алай гына да түгел, әти-әниләргә акчалары кире кайтарыла башлады”, – диде Екатерина Матвеева.

Ул мәгариф өлкәсендә коррупциянең көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып кала бирүен ассызыклап: “Мәктәпләр балаларны имтиханнарга әзерләү курсларын бушлай үткәрергә тиеш булсалар да, аларны түләүле рәвештә уздыра, шуның белән акча эшли”, – дип проблемалы мәсьәләне кузгатты.