Түбән Кама паркларында Яңа ел чыршыларын сүтә башладылар

Быел Түбән Камада сигез чыршы шәһәрчеге эшләде,

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Түбән Камада боз шәһәрчекләре үз эшен төгәлли. Чыршы конструкцияләрен һәм сыннарны сүтә башладылар.

Яңа ел бизәлеше түбәнкамалыларны һәм шәһәр кунакларын ике айдан артык шатландырды. Шәһәр халкы тау шуды, кичләрен аллеяләрдә йөрде, чыршы янында фотога төште, әкият персонажларына сокланды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Исегезгә төшерәбез, быел Түбән Камада сигез чыршы шәһәрчеге эшләде, шулай ук һәр авыл җирлегендә Яңа ел мәйданчыклары ачылды.