Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-мастер» командасы машинасында йөрде

Татарстан Президенты ялда төшерелгән фотосурәтләрне социаль челтәрләрдә урнаштырды.

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-мастер» командасы машинасында йөрде.

Республика җитәкчесе «ВКонтакте», Instagram һәм Twitter социаль челтәрләрендә #kamazmastersport хэштегы белән ялдан фотоларын урнаштырды.

ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сүзләренчә, Рөстәм Миңнеханов «үз ял көнен актив рәвештә үткәргән».