news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт коткаручылары кыргый үрдәкләр кышлый торган буаны боздан чистарткан

Коткаручылар буаларны берничә көн чистарткан.

Әлмәт коткаручылары кыргый үрдәкләр кышлый торган буаны боздан чистарткан
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 1 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Әлмәт коткаручылары кыргый үрдәкләр кышлый торган буаны боздан чистарткан.

Әлмәт районының Экология һәм төзекләндерү департаменты хәбәр иткәнчә, кыргый үрдәкләр кышлый торган берничә буада боза ката. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Коткаручылар буаларны боздан берничә көн чистарткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100