news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан шәһәрдә «Алабуга чибәре» конкуры игълан ителде

Һәр катнашучының милли костюм киюе мәҗбүри.

 Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан шәһәрдә «Алабуга чибәре» конкуры игълан ителде
http://alabuganury.ru/

(Алабуга, 1 март, «Татар-информ», «Алабуга нуры»).  Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан шәһәрдә «Алабуга чибәре» конкуры игълан ителде. Бәйге туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында оештырыла.

Конкурс милли мәдәниятне, дөнья халыкларының гореф-гадәтләрен һәм телен торгызу, саклау һәм үстерү, яшь буын вәкилләренә рухи мирасны тапшыру максатында үткәрелә.

Конкурста катнашучылар яшь буенча өч төркемгә бүленә: 14 яшьтән 18 яшькә кадәр, 19 яшьтән 25 яшькә кадәр, 26 яшьтән 35 яшькә кадәр.

Һәр катнашучы үз теләге белән дөнья халыкларының берсен сайлап алып, аның мәдәниятен күрсәтергә тиеш (милли костюм мәҗбүри).

Бәйгедә катнашучы өчен гаризаларны 19 февральдән 1 мартка кадәр тапшырырга кирәк. Катнашучылар kdm34723@mail.ru электрон адресына гариза бирергә тиеш.

Конкурс этаплары: визит карточкасы (үзе турында презентация, сайлап алынган халыкның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында сөйләргә); «Милли ризык» конкурсы этабында күргәзмә оештыруда катнашу (конкурсантларның ашларын тәкъдир итү һәм тамашачылар дегустациясе);. Иҗади номер (вокал, хореография, театр сәнгате, музыкаль инструментта уйнау һ. б.).

Конкурсантларны залдагы тамашачылар тавыш бирү юлы белән бәяли. Җиңүчеләр иганәчеләрдән дипломнар һәм бүләкләр алачак. Калган катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырыла.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100