Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Апас районының Олы Болгаер клубында «Шәҗәрә» бәйрәме берничә буынны сәхнәгә җыйды
Районда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан «Шәҗәрә» бәйрәме узды.
(Апас, 1 март, «Татар-информ», «Апастово-информ»). Апас районының Олы Болгаер клубында «Шәҗәрә» бәйрәме берничә буынны сәхнәгә җыйды.Кичә буыннар бәйләнешен яңарту, туганлык җепләрен ныгыту максатыннан оештырылды. Шәҗәрә төзү җиңел эш түгел. Аның өчен ерак һәм якын туганнарны белү кирәк. Авылыбызда тамырлары бик тирәнгә яшеренгән кешеләр, гаиләләр бар.
Мөхетдин бабайның нәселен дәвам итүчеләрне барлап, Алинә Амануллина шәҗәрә төзеде. Бу кешеләр барысы да сәнгатькә, сәхнәгә гашыйк. Әлеге хакта клуб мөдире Рания Вәлиева хәбәр итте.
«Шәҗәрәдә урын алган кешеләр сәхнә түрендә булды. Җыр-моңнар, чыгышлар да алар тарафыннан яңгырады. Мин үзем дә шул шәҗәрәнең бер тармагында торам», — диде Рания Вәлиева.
Клубта кул эшләреннән, милли ризыклардан, киемнәрдән күргәзмәләр эшләде. Тамашачы канәгать булып таралды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз