Минзәләнең Аю авылында сугыш һәм тыл ветераннарына юбилей медале тапшырдылар

Бүгенге көндә Аю авылы җирлегендә 1 сугыш ветераны, 10 тыл ветераны яши.

(Минзәлә, 1 март, «Татар-информ», «Минзәлә»). Минзәлә районы Аю авылы мәдәният йортында, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, сугыш һәм тыл ветераннарына юбилей медале тапшыру тантанасы узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бөек Ватан сугышына Аю авылыннан барлыгы 115 кеше киткән. Шуларның нибары кырыгы гына сугыштан исән кайткан. 75 ир-ат яу кырында башын салган. Исән-сау кайтканнары да авылны торгызу, сугыш китергән бөлгенлекне бетерү өчен көнне — төнгә ялгап эшләп, бакыйлыкка күчкән.

Бүгенге көндә Аю авылы җирлегендә 1 сугыш ветераны, 10 тыл ветераны яши. Ветераннарның батырлыгын килер буыннарга сөйләп калдыру, исәннәренә кадер-хөрмәт күрсәтү — безнең изге бурычыбыз.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан чыгарылган медальләрне ветераннарга Аю авыл җирлеге башлыгы Айрат Галимов, Аю авыл җирлеге Советы депутатлары Нурхади Гильфанов һәм Алексей Юдин тапшырды.

Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Хәсән Насретдин улы Гатауллин: «Сугыш афәте бүтән кабатланмасын, зур корбаннар белән яуланган бүгенге тыныч тормышның кадерен белегез! — дип авылдашларга теләкләрен җиткерде.

Аю авылы үзешчәннәре, мәктәп укучылары көче белән әзерләгән бәйрәм концерты күрсәтелде. Бәйрәмгә килә алмаган ветераннарга юбилей медале өйләренә барып тапшырылды.