1 мартның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Татарстанлылар Рөстәм Миңнехановка туган көнендә якты хис-кичерешләр теләде, “Большая книга” премиясенә дәгъва кылучылар арасында дүрт татар бар.

Татарстан халкы Рөстәм Миңнехановка туган көнендә якты хис-кичерешләр һәм ачышлар теләде / ТР Президенты туган көнен гаиләсе белән билгеләп үтә.

"Туган тел" телеканалы татар-башкорт җыр сәнгатен үстерергә тели / Быел телеканалның эшли башлавына 10 ел тула.

Төркиядәге татар активисты Вахит Ирдән татар авылын үстерү программасын тәкъдим итте / Бүгенге көндә Османия авылында даими 30 татар гаиләсе һәм берничә төрек гаиләсе яши.

Рамзан Кадыйров: Рөстәм Миңнеханов кебек җитәкчесе булганда Татарстан чәчәк атачак / Чечня башлыгы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны туган көне белән котлаган.

Тина Канделаки: Рөстәм Миңнеханов Россияне алга җибәрә торган бар эшкә әзер / «Матч ТВ» генераль продюсеры Татарстан Президентын туган көне белән котлады.



Ирина Потехина: Эш бирүчеләр күнегә һәм өйрәнә белүче хезмәткәрләр эзли / Ирина Потехина Казанда “Россиядә мәгариф” EDU Russia форумында катнаша.

“Большая книга” әдәби премиясенә дәгъва кылучылар арасында дүрт татар кешесе бар / Премиягә кандидатлар арасында Гүзәл Яхина, Чулпан Хаматова, танылып килүче язучылардан Булат Ханов һәм Тимур Вәлитов бар.

Татарстанда төшерелгән ике фильм Азия халыкара кинофестивалендә тәкъдим ителә / Мисырның Шарм-эль-Шейх шәһәрендә үткәрелүче Азия халыкара кинофестивалендә жюрида "Татаркино" оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова да була.

Галиев мәчетендә татар мөслимәләренең гаиләдә һәм өммәттә урыны хакында фикер алышу була / "Мөхлисә Буби феномены" дип аталган түгәрәк өстәлдә төрле өлкә белгечләре катнашыр дип көтелә.

Фәрит Мөхәммәтшин мәктәп укытучыларын әзерләүгә җитди игътибар кирәклеген искәртте / "Укучылар белән эшләүче кешеләрне - педагогларны без ничек әзерлибез?" - Татарстан Дәүләт Советы Рәисе шундый сорау куйды.

Лаеш шәһәрендә «Әдәби марафон» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр / 343 финалист арасында Татарстан, Башкортстан республикалары, Ижевск, Омск шәһәрләреннән килүчеләр бар иде.

Кырым башлыгы Сергей Аксенов Рөстәм Миңнехановны котлауларга кушылды / Татарстан, Россия төбәкләре арасында беренче булып, Кырым Республикасы белән килешү төзегән.

“Хозур ТВ” эфирга чыгуга бер ел булды / Бүгенге көндә “Хозур ТВ”ны Youtube-тагы рәсми канал аша 80 млн тапкыр караганнар һәм аңа ярты миллион кеше язылган.