Татарстан теркәлгән җинаятьләр күләме үсү буенча Россияне узып китәргә мөмкин

Татарстан теркәлгән җинаятьләр күләме үсү буенча Россияне узып китәргә мөмкин

(Казан, 1 март, “Татар-инфор”, Наталья Рыбакова). 2004 елда Татарстанның гомуми юрисдикция судларына эш артты. Судларга мөрәҗәгать итүче гражданнар саны 138900гә җитеп, үсеш 29,8 процент тәшкил итте. Гражданлык эшләренең 90 проценттан артыгы гражданнар инициативасы белән башланган. Гаризаларның 95 процентка якыны канәгатьләндерелгән. Бу хакта ТР Югары суды рәисе Геннадий Баранов бүген, “УНИКС” мәдәни күңел ачу үзәгендә үткән ТР судларының III берләштерелгән исәп-сайлау конференциясендә хәбәр итте. Аның эшендә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов катнашты.

Геннадий Баранов республикада узган елда теркәлгән җинаятьләр санының үсүен билгеләп үтте. Алар 7,9 процент тәшкил иткән, шул ук вакытта Россиядә – 5 процент кына. Шуның белән бергә, Татарстанда аеруча куркыныч җинаятьләр саны, шул исәптән үтерү, талау, коралның законсыз әйләнеше һәм башкалар, 13 процентка кимегән. Узган елда республиканың суд органнары тарафыннан көчле яңгыраш алган катлаулы эшләрне тикшерү буенча җитди эш башланды. Татарстан Югары суды бүген “Жилка” һәм “29нчы комплекс” җинаятьчел төркемнәре буенча эшне дәвам итә. Узган елда җинаять җаваплылыгына тартылучылар саны аңлы рәвештә сәламәтлеккә зыян салу, көчләү, урлау, талау һәм башкалар хисабына арткан.

Узган елда иҗтимагый хөкемдарларның җинаять, гражданлык һәм административ эшләрне карау буенча йөкләмәләре арткан. Иҗтимагый хөкемдарлар тарафыннан барлыгы 94450дән артык гражданлык эше каралып, ул 2003 елгы белән чагыштырганда - 29 процентка, 122260 административ эш - 11,8 процент һәм 11500 җинаять эше 3,5 процентка артыграк тәшкил иткән. Татарстанда каралган җинаять эшләренең гомуми күләмендә, иҗтимагый хөкемдарларның эшчәнлеге 40,5 процент тәшкил итә. Гражданлык эшләре буенча иҗтимагый хөкемдарлар өлеше - 69,3 процент, административ эшләр буенча 90,9 процент тәшкил иткән. 2004 елда айга бер иҗтимагый хөкемдарга 6,5 җинаять эше, 53,5 гражданлык һәм 69,3 административ эш туры килгән. Эш күләменең кискен артуы ел азагына каралмыйча калган эшләр күрсәткеченең 2003 ел белән чагыштырганда 55,7 процентка артуын - барлыгы 5036 эш - китереп чыгарган.

Судьяларның 2004 елгы эш йомгакларына нәтиҗә ясап, Геннадий Баранов суд эшчәнлегенең сыйфаты күп очракта аны тормышка ашыручы кешеләргә бәйле, дип билгеләп үтте. Гомумән алганда, республикада иҗтимагый юстиция эшчәнлеге гамәлләштерелгән, ләкин һөнәри әзерлек, иҗтимагый хөкемдарларның мөмкинлекләре һәм тәҗрибәсе аларның тагын да сыйфатлырак эшләвен таләп итә, диде ул.