Татар педагогик фикере антологиясе төзелә

Татар педагогик фикере антологиясе төзелә

(Казан, 1 март, «Татар-информ», Дания Моисеева). Тарих институтының Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге «Татар педагогик фикере антологиясе»н төзүгә кереште. «Татар-информ» хәбәрчесе институтның әлеге эш белән турыдан-туры шөгыльләнүче өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Ләлә Мортазина белән очрашып сөйләште.

Ләлә Мортазина әйтүенчә, бүгенге көндә Антологиягә керәсе 360тан артык кешенең исемлеге төзелгән һәм ул әле тулылана бара. Антологиядә халык педагогикасы һәм татар педагогика фикере формалашу дәверләреннән башлап, Болгар дәүләте, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорларын да алып хәзерге көннәргә кадәр әлеге юнәлештә зур өлеш керткән шәхесләр барлана. Биредә шулай ук татар мәгърифәтчеләре, мөселман мәгариф системасы әһелләре, шулай ук чит ил һәм рус галимнәре дә урын алачак. Антологиядә татар педагогик фикерен үстерү юнәлешендә эшләгән галимнәрнең, мәърифәтчеләрнең һәм дәреслекләр язган укытучыларның биографияләре, фәнни хезмәтләре һәм мәкаләләре турында мәгълүмат биреләчәк, шулай ук аларның төп хезмәтләреннән өзекләр дә китереләчәк.

«Татар педагогик фикере антологиясе»н төзү эшендә Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге җитәкчесе, философия фәннәре докторы Фәрит Солтанов белән бергә галимнәр Тәэминә Биктимерова, Шамил Җәләлиев, Фәнис Исламов, Мирзанур Вәлиев, Марат Гыйбадтинов һәм Резеда Сафиуллина катнаша. Аерым темаларны яктырту максатында башка югары уку йортлары галимнәре дә җәлеп ителә. Әңгәмәдәшебез Ләлә Мортазина үзе 1980нче еллардан алып хәзерге көнгәчә педагогик фикер ияләрен барлау эшен башкара. Антология өчен гомуми мәгълүматлар җыю максатында ул Казан, Татарстан, күрше республикалар һәм Россия төбәкләрендәге югары уку йортларына һәм мәгариф оешмаларына мөрәҗәгать хатлары язу белән мәшгуль. Әлеге хатларда сүз ошбу уку йортларында эшләп киткән яки бүген дә эшләүче татар педагогик фикеренә зур өлеш керткән галимнәр вә укытучылар хакында мәгълүмат җибәрү турында бара. Ләлә Мортазина бу әһәмиятле эштә ярдәм итүләрен сорап, әлеге тема белән кызыксынучыларны яки мәгълүматларга ия булучыларны үзе белән элемтәгә керергә чакыра. Ул киләчәктә БДБ һәм чит илләрдәге татар педагогик фикере ияләрен эзләргә дә җыена.