Равил Моратов: керемнәрне законлаштыру өлкәсендә зур эшләр башкарырга кирәк

Равил Моратов: керемнәрне законлаштыру өлкәсендә зур эшләр башкарырга кирәк

(Казан, 1 март, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Бүген 400 меңнән артык кеше - "күләгә" икътисады вәкилләре Татарстан бюджетын формалаштыруда катнашмый һәм, шул ук вакытта, социаль түләүләр һәм ташламаларга дәгъва белдерә. Шуңа күрә, хокук саклау органнары вәкилләренә һәм судьяларга рәсми булмаган хезмәт базарын кыскарту һәм керемнәрне законлаштыру өлкәсендә зур эш башкарырга кирәк. Бүген ТР Премьер-министрның беренче урынбасары Равил Моратов Казанда үткән ТР судьяларының III берләштерелгән хисап-сайлау конференциясендә шундый бурыч куйды.

Республика Хөкүмәте исеменнән Равил Моратов узган ел җинаять эшләрен ачу һәм тикшерү буенча актив катнашкан хокук саклау органнарына һәм судьяларга рәхмәт белдерде. "Милиция талау, үтерү һәм башка тупас җинаятьләрне ача алды, ә суд әлеге эшләрне төгәлләүгә иреште. Без тикшерү барышында җинаять эшләрен тәмамлау өчен нинди тырышлыклар куелуын күз алдына китерәбез. Хокук саклау органнары һәм судьяларның намусы аркасында бу мәсьәләләр хәл ителде" - диде ул.

Конференциядә ТР Югары Суды рәисе Геннадий Баранов, ТР Арбитраж Суды рәисе Рәшит Сәләхов, ТР буенча Баш Федераль инспектор Марсел Галимәрдәнов, ТР Дәүләт Советының Закон, регламент һәм депутат этикасы комитеты рәисе Александр Гусев, ТР Куркынычсызлык Советы секретаре Венер Сәлимов, Суд департаментының ТР буенча идарә башлыгы Җәүдәт Сәләхов, РФ Федераль наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту хезмәтенең ТР буенча Идарә башлыгы Шамил Дәүләтгилдиев, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппаратының юридик бүлек башлыгы Александр Баженов һ.б. катнашты.