ТР Арбитраж суды дәүләт пошлинасын түләү буенча аңлатма бирә

ТР Арбитраж суды дәүләт пошлинасын түләү буенча аңлатма бирә

(Казан, 1 февраль, "Татар-информ", Ирина Пашкеева). 2005 елның 1 гыйнварыннан арбитраж судта каралучы эшләр буенча дәүләт пошлинасын Федераль казначылыкның территориаль органы (элек РФ Салым һәм җыемнар министрлыгының территориаль инспекцияләре) ала. Моның белән бәйле рәвештә ТР Арбитраж суды гражданнар һәм оешмалар игътибарын түләү документларын тутыру белән бәйле үзенчәлекләргә җәлеп итә.

"Алучы" бүлегендә "РФ Финанс министрлыгының ТР буенча Федераль казначейство идарәсе" дип күрсәтергә, ә җәяләр эчендә "ТР Арбитраж суды" дип билгеләргә кирәк. Моннан тыш, бюджет классификациясенең коды үзгәрүгә дә игътибар итәргә кирәк. Элекке 1040101 урынына хәзер 434 108 0100001 0000 110 саннарын күрсәтергә кирәк. Беренче өч сан арбитраж судта каралучы эшләр буенча дәүләт пошлинасы администраторы кодын аңлата. "2005 елга федераль бюджет турындагы" һәм "РФ бюджет классификациясе турында" законнар буенча әлеге эш буенча администратор итеп РФ Югары Арбитраж суды билгеләнгән.