Татарстанда көзге чакырылыш планы 100 процентка үтәлгән

Татарстанда көзге чакырылыш планы 100 процентка үтәлгән

(Казан, 1 февраль, "Татар-информ", Ирина Пашкеева). Татарстанда 2004 елның көзге чакырылышы оештырылган төстә үтте. Хәрби округ штабы куйган план үтәлгән - республикадан 5 меңгә якын егет хәрби хезмәткә алынган. Әмма республиканың өч территориясе - Чүпрәле, Биектау районнары һәм Чаллы планны үти алмаган. Чакыру планы таләп ителгәннән артык гражданнарны хәрби хезмәткә алган башка районнар исәбенә үтәлгән.

Бу турыда бүген ТР Министрлар Кабинетында журналистлар белән очрашуда ТР Хәрби комиссариатының чакырылыш буенча икенче бүлеге башлыгы Дмитрий Гурылев игълан итте.

Ашыгыч хәрби хезмәт үтүнең экстерриториаль кагыйдәсе буенча Татарстан егетләре РФнең барлык субъектларына киткән. Моннан тыш, аларның кайберләре үз теләкләре буенча Севастопольгә Кара диңгез флотына һәм Казакъстанга "Байконур" космодромына җибәрелгән.

Хәрби хезмәттән баш тарту проблемасы актуаль булып кала. Дмитрий Гурылев сүзләренчә, хәзерге вакытта республикада хәрби хезмәттән "баш тартучылар" 1341 кеше исәпләнә. Бигрәк тә андыйлар Казан, Түбән Кама һәм Чаллыда күп. Чакыру комиссиясенә килмәгән өчен Татарстанның 11 гражданы хөкем ителгән, 1167се административ җаваплылыкка тартылган. Альтернатив гражданлык хезмәтен үтәүдән баш тартучыга карата да җинаять эше кузгатылган. Республикада әлеге хезмәтне үтәүдән барлыгы 4 кеше баш тарткан. Альтернатив гражданлык хезмәтенә җибәрү турында 21 кешегә карата карар кабул ителгән, аларның өчесе генә көзге чакырылышта хезмәт итү урынына киткән.