news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Россиянең иң матур 3 шәһәре исемлегенә керде

Татарстан башкаласы Россиянең иң матур шәһәрләре рейтингында өченче урынны алды. Шундый сораштыруны Работа.ру сервисы Россия Федерациясе төбәкләрендә яшәүче 2 меңнән артык кеше арасында уздырган.

Исемлектә Санкт-Петербург беренче урында, ул 51 процент тавыш җыйган. Икенче урында – Мәскәү, аны сораштыруда катнашучыларның 31 проценты билгеләп үткән. Өченче урынны Казан һәм Сочи бүлешкән, аларның икесенең һәрберсенә егерме тугызышар процент тавыш биргәннәр.

«Казанның матурлыгын архитектурада (61 процент), шәһәрнең табигате һәм ландшафтында (40 проценты) һәм шәһәрнең тарихи мирасында (40 процент) күрәләр. Сочиның табигатен (58 процент), яр буйларын һәм җәяү йөрү торган урыннарны (57 процент), шулай ук паркларны һәм ял зоналарын (56 процент) бәяләгәннәр», – диелә тикшеренүдә.

Исемлеккә шулай ук Калининград, Түбән Новгород, Краснодар, Екатеринбург, Владивосток һәм Төмән кергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100