Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Собянин мобилизациянең «икенче дулкыны» турында: Бу кешеләр илдән качсын өчен кирәк
Мәскәү мэры Сергей Собянин Россиядә мобилизациянең икенче дулкыны турындагы имеш-мимешләрне коткы салу дип атады. Аның сүзләренчә, мобилизациянең икенче дулкыны турында беркем дә сөйләми һәм аңа ихтыяҗ юк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Мәскәүдә мобилизациянең төгәлләнүе һәм повесткаларны кире кайтару турында 17 октябрьдә билгеле булды, дип искәртте башкала мэры, әмма кешеләр моңа ышанмаган. «Җавапка боларның барысы да ялган, алар безне алдый дигән сүзләр ишеттем. Бөтенесе дә ялган, мобилизацияне дәвам итәләр, икенче дулкын булачак дигән тема гел куертылып тора. Бу коткы салу максатыннан, кешеләр куркып торсын, алар илдән качып китсен өчен юри эшләнә дип уйлыйм», - диде ул.
Искәртеп узабыз, Дәүләт Советында Собянин шулай ук дәүләт һәм муниципаль идарә комиссиясен дә җитәкли, әлеге комиссиягә төбәк хакимиятләренең федераль үзәк белән координациясен җайга салу бурычы йөкләнгән.
Кремльдә, мобилизациянең икенче дулкыны турындагы имеш-мимешләрне шәрехләп, Россия Президенты Владимир Путин һәм Саклану министрлыгы мәгълүматларына таянырга чакырганнар, мондый имеш-мимешләрне коткы салу дип атаганнар иде.
Россиядә өлешчә мобилизация 21 сентябрьдән 28 октябрьгә кадәр үткәрелде, махсус хәрби операция зонасында хезмәт итү өчен резервтагы 300 мең кеше чакырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз