news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Соңгы көннәрдәге һәлакәтләр рульдагыларның юл йөрү кагыйдәләренең 10.1 пунктын бозуыннан килеп чыккан

Кешеләргә шәхси бәла-каза китергән 130 транспорт һәлакәте 19 кешенең гомерен өзгән, 201ен имгәткән, җәрәхәтләгән

(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”). Быел Татарстан территориясендәге юлларда автотранспорт һәлакәтләрендә 19 кешенең гомере өзелгән, 201е төрле дәрәҗәдә имгәнгән, җәрәхәтләнгән. Кешеләргә шәхси бәла-каза китергән 130 транспорт һәлакәтенең нәтиҗәсе әнә шундый. Һәлакәтләр күплеге ягыннан республика буенча “беренчелек”не бирмәгән Казанда соңгы 17 көндә 45 һәлакәт 2 кешенең башына җиткән, имгәнүчеләр – 62.

Шул хакта статистик белешмә биргән ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе, подразделениеләр хезмәткәрләре соңгы көннәрдәге һәлакәтләр рульдагыларның юл йөрү кагыйдәләренең 10.1 пунктын бозып, хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрлек тизлек сайламауларыннан күрә, дип хәбәр итә.

Мәсәлән, 16 гыйнвар кичке 4тә Казан – Ульяновск юлының 79 нчы чакрымында булган һәлакәт “ВАЗ-2115” белән идарә иткән 1949 елгы ир зур тизлектә, юл һәм һава шартларын да исәпкә алмастан, каршы як юнәлештәге юлга чыгып, руленда 1957 елгы зат утырган “ВАЗ-21099” автомобиле белән “маңгайга-маңгай” бәрелгән. Апас районы турысында булган әлеге һәлакәттән зыян күргән машина йөртүчеләрнең икесе, тагын “туксан тугызлы”ның 1960 елгы хатын-кыз пассажиры район үзәк хастаханәсенә озатылган.

Аннан алдагы көнне иртәнге 7 нче яртыда “Geely” автомобиле белән идарә иткән 1973 елгы ир-егет Түбән Кама районының Соболеково саласы янындагы юлда шулай ук зур тизлектә каршы юлга чыгып, алдына килгән “УАЗ”га бәрелгән. Шуннан зыян күргән әлеге кеше үзе һәм “УАЗ”ның 1955 һәм 1957 елгы пассажирлары районның үзәк хастаханәсенә китерелгән.

14ендә сәгать кичке 5 нче 20 минутта Азнакай – Сарман юлының 20 нче чакрымында “Хендай”да барган 1975 елгы зат зур тизлектә 1971 елгы җәяүлене бәрдергән. Инспеторлар алдан чыгарган нәтиҗә буенча, җәүяле үзе дә, кагыйдәләрнең 4.5 пунктын бозып, тиешсез урында машина юлына чыккан булган. Нәтиҗәдә, җәяүле һәлакәт урынында җан биргән.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100