news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Соңгы атнада Татарстанда 14 кеше агуланып үлгән

Токсикологик мониторинг нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 22-28 октябрь көннәрендә Татарстанда химик матдәләр белән агулануның 70 очрагы теркәлгән

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Токсикологик мониторинг нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 22-28 октябрь көннәрендә Татарстанда химик матдәләр белән агулануның 70 очрагы теркәлгән. Алар арасыннан 25 кеше – исерткеч эчемлекләр һәм ялган аракы, 2 кеше – наркотиклар, 27 кеше - дару препаратларын, 16 кеше башка матдәләр кулланып агуланган.
Химик матдәләр белән агуланучылар арасында 48 ир-ат һәм 22 хатын-кыз, шул исәптән 10 бала һәм яшүсмер булган. 14 кеше агуланып үлгән, дип хәбәр итә кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәте.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100