news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Слуцкий: Өлешчә мобилизациягә бәйле хәл нормальләшә

Өлешчә мобилизация буенча чакырылышка бәйле хәл нормальләшә, дип белдерде ЛДПР фракциясе җитәкчесе Леонид Слуцкий. Бу хакта ул Дәүләт Думасында чыгыш ясаганда әйтте, дип яза РИА Новости.

«Мобилизациягә килгәндә, соңгы көннәрдә инде хәл нормальләшә. Инде рәттән хроник авырулары булган, инвалид булган кешеләрне дә алмыйлар», – дип белдерде депутат.

Россиядә Президент указы белән 21 сентябрьдән өлешчә мобилизация игълан ителде. Саклану министры Сергей Шойгу сүзләренчә, ул Украинада 1 мең километр линияне һәм азат ителгән территорияләрне контрольдә тоту өчен кирәк. 300 мең кеше чакырылачак, бу сан Россия Федерациясендәге гомуми мобилизация ресурсының 1 процентыннан бераз күбрәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100