news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Шизофрения» диагнозлы мобилизацияләнгән Хабаровск кешесен кире медкомиссиягә җибәргәннәр

Хабаровск каренда мобилизацияләнгән, «шизофрения» дигән диагнозы булган Хабаровск кешесен шәһәргә кире медицина тикшеренүе үтәргә җибәргәннәр. Бу хакта «РИА Новости»га Гомумроссия халык фронтының региональ бүлекчәсе вәкиле әйткән.

«Әлеге ир-атны Хабаровсктагы госпитальгә китергәннәр. Ул анда медицина тикшеренүе үтә. Төбәк психиатрия хастаханәсе тарафыннан бирелгән документларны да анда җибәрдек. Хатыны сүзләренә караганда, иренең авырыу соңгы тапкыр 2020 елда көчәйгән», – дип сөйләде агентлык әңгәмәдәше.

Павелның хатыны Наталья «РИА Новости»га дүшәмбе көнне беренче анализлар алулары турында әйткән.

«Аңа тынычландыра торган дарулар бирәләр, чөнки ул бик нервалы. Табиб сүзләренә караганда, комиссия ун көннән алып бер айга кадәр дәвам итәргә мөмкин», – ди ул.

Гомумроссия халык фронты хәбәр иткәнчә, Павелның хатыны аларга, 26 сентябрьдә иренә повестка килеп, Бикин шәһәрендәге хәрби частька алып киткәч, мөрәҗәгать иткән. 2017 елдан башлап, аның ире медицина күрсәткечләре буенча «шизофрения» диагнозы белән төбәк клиник психиатрия хастаханәсендә исәптә тора. Павелның хатыны иренең авыруы турындагы документларны частькә алып килгән. Гомумроссия халык фронтында әлеге хәлне ачыкларга вәгъдә иткәннәр. Соңрак ир кеше хатынына шалтыратып, үзен ату батальонына кертелгәнен әйткән. Гомумроссия халык фронты тиешле инстанцияләргә мөрәҗәгать иткән.

Шулай ук Хабаровск крае хәрби комиссары Юрий Лайконың вазифасыннан азат ителүен телеграм-каналда төбәк башлыгы Михаил Дегтярев хәбәр итә. Аның сүзләренчә, ун көн эчендә берничә мең кеше повестка алган һәм хәрби комиссариатка килеп җиткән. «Шуларның яртысын без, контракт буенча хәрби хезмәт итү өчен сайлап алу критерийларына туры килми дип, кире бордык», – дип өстәде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100