news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар Татарстанда томан турында кисәтә

Шимбә, 1 октябрьдә Татарстан территориясендә томан булу сәбәпле, күз күреме начарланачак. Урыны белән ул 500 метр һәм аннан да кимрәк булачак.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, явым-төшем ихтималы аз, җил уртача тизлектә фаразлана.

Төнлә һава температурасы +3..+8 градус, көндез +11...+16 градус булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100