news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар Татарстанда көчле җил, яшен һәм +32 градус эсселек турында кисәтте

Чәршәмбе Татарстан территориясендә кабат кыска вакытлы яңгыр һәм яшен белән эссе һава торышы көтелә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, республикада көндез явым-төшем көтелә. Яшен вакытында җил секундына 15-20 метр тизлек белән исәргә мөмкин.

Төнлә һава температурасы +15..+20 градус, ә көндез +27..+32 градуска кадәр күтәреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100