Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Синоптиклар Россиянең кайбер төбәкләрендә ультрашәмәхә индексының югары булуын кисәтте
Үзәк, Көньяк һәм Төньяк Кавказ федераль округларында яшәүчеләргә ультрашәмәхә индексының югары булуы аркасында кояшта сак булырга кирәк.
Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сүзләренчә, якын көннәрдә Үзәк федераль округта ультрашәмәхә индексы 5 берәмлеккә, ә көньякта - Белгород һәм Воронеж өлкәләрендә 6 берәмлеккә җитәчәк. «Бу шактый күп һәм куркыныч», - ди белгеч. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итә.
Көньяк һәм Төньяк Кавказ федераль округлары территориясенең күпчелек өлешендә 6-7 берәмлек, Краснодар краеның көньягында һәм Ставропольдә 7-9 берәмлек фаразлана.
Төньяк Кавказ республикаларында индекс 10 берәмлектән артып китәчәк. Бу төбәктә ультрашәмәхә активлыкның шундый югары дәрәҗәсе якын көннәрдә һаваның үтә күренмәле һәм озон кытлыгы белән бәйле, дип аңлатты Вильфанд. Ул төшке сәгатьләрдә кояшта булу сәламәтлек һәм тире торышына тискәре йогынты ясарга мөмкин, дип тә кисәтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз