Июльнең беренче декадасында, 1-10 июльдә, Татарстанда, шулай ук Казанда уртача һава температурасы климатик нормага туры киләчәк.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, июльнең беренче декадасында республикада климатик норма +19,1 градус, ә башкалада +19,6 градус тәшкил итә.
«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, ялларда Татарстанда көннәр җылына, киләсе атна башында яңгыр көтелми.
Бүген, 2 июльдә, бераз явым-төшем һәм һава температурасы + 26 градус фаразлана.