news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар февральдә салкыннар һәм җепшек көннәр булыр дип фаразлый

Кышның соңгы ае башында температура климатик норма дәрәҗәсендә булачак.

Синоптиклар февральдә салкыннар һәм җепшек көннәр булыр дип фаразлый
Рамил Гали

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә февраль аенда һава торышы үзгәреп торачак — кисәк салкынайтып та җибәрәчәк, җепшек көннәр дә булачак. РИА Новости агентлыгы Россия Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән шул хакта хәбәр итә.

«Һава температурасының -15 градуска кадәр, хәтта аннан да түбән төшүе, шулай ук җепшек көннәр дә көтелә», — дип аңлатты белгеч.

Аның сүзләренчә, ай башында температура климатик норма дәрәҗәсендә булачак.

«Февраль нормага туры килгән салкынча һава торышыннан башланачак. Төнлә һава температурасы -10, -14, көндез -7, -10 градус тәшкил итәчәк. Бу — кыш өчен нормаль һава торышы», — диде Вильфанд.

news_right_1
news_right_2
news_bot