Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Синоптик: Татарстанда декабрьнең беренче декадасында аномаль җылылык сакланачак
Татарстанда ноябрьдәге җылы температура аномалиясе Атлантикадан килгән циклоннар белән аңлатыла. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь хәбәр итте.
«Атлантик циклоннар җылы алып килү сәбәпле, температура фоны нормадан күпкә югарырак булды. Якын көннәрдә шундый ук һава торышы сакланачак. Киләсе ике тәүлектә температура нормадан 8-9 градуска югарырак була», - диде ул.
Хәзерге вакытта безнең төбәктә температураның климатик нормасы -5 градус тәшкил итә. Әмма 27-28 ноябрьдә республикада температура көндез +4..+5 градус, әтөнлә 0..-4градус тирәсе була. Алдагы берничә көндә яңгыр һәм кар яву көтелә.
«Якындагы декадада Казанда һава температурасы нормадан 6-8 градуска югарырак була. Безнең территория аша көнбатыштан, Атлантикадан, бер-бер артлы циклоннар уза», – дип билгеләп үтте ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз