news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптик Шувалов: 2025 елның ноябрендә һава торышы температура рекордын яңартачак

Һава торышы аномалиясе Татарстанны гына түгел, ерак төньяк-көнчыгыштан кала бөтен Европа территориясен колачлый. Бу хакта «Татар-информ»га «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр итте.

«Татарстанда һәм Казанда һава температурасы нормадан 5-7 градуска югарырак. Республикада һава торышы аномалиясе күзәтелә. 2013 елгы рекорд яңартылыр, дип уйлыйм. Ноябрь явым-төшем күләме ягыннан да сюрпризларга бай булды. Бер-бер артлы килгән көньяк циклоннар тәэсирендә ноябрьнең икенче яртысында айлык норманың 160 проценты яуды», - дип сөйләде ул.

Синоптик мәгълүматларына караганда, һава торышы аномалиясе көньяк циклоннар белән аңлатыла. Әмма ноябрьнең соңгы көннәрендә һава торышы үзгәрә башлаячак, «казах антициклоны киләчәк».

news_right_1
news_right_2
news_bot