Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Симферопольдә яңа медицина үзәгендә намаз бүлмәсе ачканнар
Бүлмә биш тапкыр намаз уку өчен һәрвакыт ачык булачак.
(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Кырым Республикасындагы Симферополь шәһәренең Н. А. Семашко исемендәге клиник хастаханәсендә бинаның беренче катында бер бүлмә намаз уку өчен җиһазландырылган.
Ул Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте, хастаханәнең ислам динен тотучы медицина хезмәткәрләре инициативасы белән оештырылды, диелә мөфтият хәбәрендә.
Кырымның Семашко исемендәге клиник хастаханәсе баш табибы Валентина Фурсова һәм Кырым мөфтие ярдәмчесе, Симферополь шәһәренең баш имамы Мөхәммәт Исламов очрашуда бертавыштан хастаханәләрдә гыйбадәт бүлмәләре кирәк, дигән фикергә килгән.
Очрашуда Мөхәммәт Исламов һәм Валентина Фурсова гыйбадәт кылу бүлмәсенең эш графигы, шулай ук дин тотучыларның намазга билгеләнгән вакытка тоткарлыксыз керүе турында фикер алышкан.
«Кырым мөфтие Әмирали хаҗи Әблаев йөкләмәсе буенча, без хастаханә җитәкчелеге белән гыйбадәт бүлмәсе эше турында фикер алыштык. Хастаханәнең теләсә кайсы пациенты яки медицина хезмәткәре сак постыннан ачкыч алып керә ала. Бүлмә биш тапкыр намаз уку өчен һәрвакыт ачык булачак», — диде Мөхәммәт Исламов.
Намаз бүлмәсе эшен, Ислам кануннары буенча тәртип һәм җиһазланышны Кырым мөфтие үзе контрольдә тотачак, җаваплы итеп Мөхәммәт Исламов билгеләнгән.
Семашко исемендәге клиник хастаханәсендә православие христианнары өчен дә гыйбадәт кылу бүлмәсе бар, Ул намаз уку бүлмәсе янында урнашкан, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз