news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шимбә көнне Татарстанда явым-төшем көтелми, 29 градус эссе булачак

13 августта Татарстан территориясендә эсселек бераз кими – көндез термометр баганалары 29 градустан югарырак күтәрелмәячәк. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Явым-төшем яву ихтималы аз, талгын җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан исәчәк.

Төнлә температура +8..+13 градус булачак, көнбатышта +16 градуска кадәр күтәреләчәк. Көндез һава +24..+29 градуска кадәр җылына.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100