news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Сибайдагы иҗат бәйгесендә Татарстан җырчылары да катнаша
Унынчы тапкыр оештырылган шушы иҗат ярышмасында халык җырларын башкаручылар көч сынаша
Скопировать ссылку
(Уфа, 28 май, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Сибай шәһәрендә “Ирәндек моңнары” дип аталган сәнгать бәйгесе башланып китте. Унынчы тапкыр оештырылган шушы иҗат ярышмасында халык җырларын башкаручылар көч сынаша.
Зур кызыксыну уятучы бәйгедә төрле районнардан һәм чит төбәкләрдән 70кә якын башкаручылар катнаша. Арада байтак кына татар җырчылары да бар. Шуларның берничәсе Татарстаннан да килгән.
Сибайдагы мәдәни чара ике елга бер тапкыр оештырыла. Быелгы сәнгать бәйгесендә катнашу теләген белдереп, башта йөзгә якын кеше мөрәҗәгать иткән иде. Хәзер алар, сайлап алынганнан соң, җитмешкә якын торып калды. Алар арасында Башкортстаннан, Татарстаннан Пермь краеннан, Чиләбе, Ырымбур өлкәләреннән дә талант ияләре бар.
Җыр фестивале кичә кич Сибай дәүләт филармониясендә башланып китте. Узган еллардагы җиңүчеләр чыгышлары ачты бу күңелле бәйрәмне. Аннан соң бәйгедә катнашучылар чыгышларын тыңлау һәм аларга бәя бирү башланды.
Җырчылар ике номинациядә билгеләнә - һөнәри җырчылар бер, ә һәвәскәр башкаручылар аерым төркемдә бәя ала. Җиңүчеләрнең исемнәре иртәгә мәгълүм булачак. Җыр-моң фестивале аларның гала-концерты һәм иң шәп җырчыларны бүләкләү белән тәмамлана.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot